news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кече Кайбыч авылы халкы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бәрәңге тапшырган

Аның 15 капчыгын, елдагыча, Федоровскоедагы инвалидлар интернат-йортына тапшырырга булганнар.

(Кайбыч, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кече Кайбыч авылы халкы Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бәрәңге тапшырган, дип яза җирле басма.

Район Картлар һәм инвалидлар интернат- йорты директоры Фәнис Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, районыбыз халкы арасында биредә яшәүче өлкәннәргә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр шактый.

Интернат-йорт хезмәткәрләре әле шушы араларда гына, Кече Кайбыч авылы имамы Мәгъзүм Тимершин чакыруы буенча, шушы авылга барган. Монда яшәүчеләр гошер сәдакасы итеп мәчеткә бәрәңге китергән. Аның 15 капчыгын, елдагыча, Федоровскоедагы инвалидлар интернат-йортына тапшырырга булганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot