Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кече Шырданда «Каюм Насыйри туган җирне торгызу» фонды яңа конкурс игълан итте

Яшел Үзән районы Кече Шырданда оешкан «Каюм Насыйри туган җирне торгызу» фонды яңа конкурс игълан итте. Моңа кадәр видеороликлар, рәсем, мөнәҗәтләр, эссе, хикәя һәм башкалар буенча да бәйгеләр үткәрелде. Андый чаралар елдан-ел киңрәк колач ала бара. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Узган ел оештырылган рәсем конкурсында республика мәктәпләреннән 200дән артык бала катнашты.
Җиңүчеләр эшләреннән авылда зур күргәзмә оештырылды һәм аны бик күп төбәкләрдән килгән туристлар карап, югары бәя бирде. Быелгы мәсәл жанры җиңелләрдән түгел, әмма оештыручылар, конкурсантларның конкурс шартларын үтәп, әдәбият яратучыларны яңа иҗат җимешләре белән сөендерер дип уйлый.
Конкурсның нигезнамәсе белән Вконтакте социаль челтәрендәге «Туган авылым - Кече Шырдан» төркемендә танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз