Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кече Нырсы авылында ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлар истәлегенә обелиск ачылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Теләче районы Кече Нырсы авылында Бөек Ватан сугышында ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл-обелиск ачканнар.
«Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган. Шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Кече Нырсы авылыннан асылдан-асыл 138 ир-ат сугышка китеп, шуларның 57се туган якларына әйләнеп кайта», – диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәге журналисты Зөлфия Ибраһимова.
Аның әйтүенчә, мәрмәрдән эшләнгән әлеге обелискны төзүне авыл халкы һәм җирле үзидарә белән берлектә башкарганнар. «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», – дип китсәләр дә, 81 авылдаш туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта тиңдәшсез батырлык күрсәтеп ятып калган. Бөек Ватан сугышыннан исән кайтканнары бүгенге көндә берсе дә исән түгел», – диде ул.
«Бәйрәм мәктәп укучылары һәм авылга кайткан кунаклар чыгышы белән үрелеп барды. Чараны Кече Нырсы авылы имамы Илшат Кадыйров Коръән сүрәсен укып ачып җибәрде. Обелиск-һәйкәлне төзүдә зур өлеш керткән авылдашларны «Рәхмәт хатлары» белән бүләкләделәр», – диде Зөлфия Ибраһимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз