news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Кече Болгаер авылында Аяз Гыйләҗевнең 95 еллыгына багышланган кичә булды

Апасның Кече Болгаер авыл китапханәсендә китап яратучылар белән язучы, прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең 95 еллыгы уңаеннан «Минем фикерләрем ташка язылсын» исемле конференция узды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

Язучының татар әдәбияты тарихында иҗаты зур урын алып тора. Аның 5 романы, 20дән артык повесты, күп кенә хикәяләр, 40тан артык пьесасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлары күпләргә таныш. Кичәдә китапханәче Гөлүсә Гайфуллина язучының тормыш юлы белән якыннанрак таныштырды. Язучыга карата күренекле шәхесләрнең язмалары укылды, роман хатирәләре, хатлары, эсселәре искә алынды.

«Шагыйрь «Милләтнең иң зур байлыгы-хәтер» булуына ишарә ясый, чөнки бу аның хатирәләре әсәрләрендә ачык чагыла. Тоткынлыкта үткәргән җиде ел гомеренә, «Йәгез, бер дога» роман-хатирә китабына карата күп фикерләр яңгырады. Әлеге китап укучылар арасында иң күп укылганнардан санала» - ди Гөлүсә Гайфуллина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100