news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Китап бүләк итү көне җитә

Әлеге гамәл инде матур традициягә әйләнде

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). 12 ноябрь көнне Казан дәүләт университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Китап бүләк итү көне булачак. Бу көнне КДУның һәр укытучысы һәм студенты, тарихи традицияне дәвам иттереп, китапханә фондын тулыландыруга өлеш кертә ала, дип игълан итә әлеге уку йорты порталы. Чөнки китапханә ел саен яңа кергән китапларның 40 процентын шушы юл белән кабул итә. Шул рәвешле, бу юлы да китапханә университет галимнәренең хезмәтләренә, илебездә һәм чит илләрдә соңгы елларда (2005 елдан да иртәрәк булмаган) басылган китапларга (һәм электрон документларга), шулай ук аеруча кыйммәтле һәм раритет саналган басмаларга өмет итә.

 

“Туганыңдай якын китапханәңә өстәл китабыңны бүләк ит!” дигән шигарь белән уздырыла торган бу чара 12се көнне 13.00 сәгатьтә рәсми төстә ачылачак. Аннары көн дәвамында китапханәнең комплектлау бүлегенә яки китапханә администрациясенә китап китерү мөмкин булачак, диелә ул хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100