news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
КДУның исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты юбилеен билгеләп үтте
Юбилярны котлаучылар арасында югары уку йортының башка факультетлары мөгаллимнәре, партнерлары һәм студентлар гына түгел, КДТУ – КАИ, Санкт-Петербург дәүләт университеты вәкилләре дә бар иде
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Кичә Казан дәүләт университының исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Юбилярны котлаучылар арасында югары уку йортының башка факультетлары мөгаллимнәре, партнерлары һәм студентлар гына түгел, КДТУ – КАИ, Санкт-Петербург дәүләт университеты вәкилләре дә бар иде.
Бәйрәм концерты вакытында залга җыелучылар сәхнәгә чыгучыларның барысын да көчле алкышларга күмде, ә факультетка нигез салучылар – Рәис Бохараев, Анатолий Ляшко һәм Ярослав Заботинны аягүрә басып сәламләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте. Алар факультетның оешу тарихы хакында сөйләде. 1957 елда механика-математика факультетында кибернетика лабораториясе ачыла, 20 ел дәвамында яңа факультетның оешуына җирлек әзерләнә: программалар эшләнә, кадрлар составы формалаштырыла. Чыгыш ясаучылар исәпләү техникасы һәм кибернетика факультетын оештыруда башлап йөргән һәм аның беренче деканы, танылган галим һәм профессор А.Сульдина хакында да искә алды.
КДУ җитәкчелеге исеменнән укыту эшләре буенча проректор Владимир Бухмин залга җыелучыларны юбилей белән тәбрикләде. “Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты Казан дәүләт университетында гына түгел, Ә Татарстан Республикасында мәгълүматлаштыру өчен җавап бирә”, - дип ассызыклады проректор һәм факультетка киләчәктә уңышлар теләде. “Татнефть” компаниясе вәкиле Азат Галимов һәм “ICL-КПО ВС” ачык акционерлык җәмгыятеннән Руслан Вәгыйзов факультетны тәмамлап чыгучыларның әзерлеге югары булуын билгеләп үтте.
Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры, физика факультеты деканы Альберт Аганов һәм механика-математика факультеты доценты Алла Ожегова сәхнәгә котлау сүзләре чыкты. Чаллы филиалы да факультетны юбилее белән тәбрик итте.
Башка факультетларның студентлары юбилярны җырлар, биюләр һәм КВНчыларның чыгышлары белән котлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot