news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДУның астрономия кафедрасы янында ачык һавада «Кояш сәгате» монументы куелачак

Киләсе елга Казан дәүләт университетының астрономия кафедрасы үзенең 200 еллыгын билгеләп үтәчәк

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе елга Казан дәүләт университетының астрономия кафедрасы үзенең 200 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан кафедра шактый гына чаралар планлаштыра.

Мәсәлән, астрономия кафедрасы доценты Георгий Жуков җитәкчелегендә «Астрономия кичәләре» лекцияләр циклы уздырылачак. Мисалга, 22 гыйнварда «Җир һәм планеталарны космик өйрәнү методлары», 19 февральда «Орт болыты һәм комета-остероид куркынычы», 19 мартта «Күрше йолдызлар (охшаш йолдызлар дөньясы)», 16 апрельда «Башка йолдызлар янындагы планеталар» һ.б. темаларга лекцияләр була. Лекцияләрдән соң йолдызлы күк киңлегенә җирдән торып экскурсияләр оештырыла (әлбәттә, болытлар булмаганда).

Болардан тыш, кафедра янында ачык һавада «Кояш сәгате» монументы куелачак. Дөрес, хәзергә әзерлек эшләре генә бара, ә мондый үзенчәлекле монумент ачылышы, университеттан алынган мәгълүмат буенча, киләсе ел башында - февральның 9-10нарында уздырылачак университетның йомгаклау фәнни конференциясенә туры китереп планлаштырылган. Әлеге конференциядә Казан астрономнарының Япониядәге коллегалары да катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot