news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДУда «Татарстан-2009» республика симпозиумы булачак

Хәзерге вакытта анда катнашып чыгыш ясарга теләүчеләр туплана һәм заявкалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе елның 14 гыйнварында Казан дәүләт университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең конференцияләр залында «Татарстан-2009» республика симпозиумы үткәреләчәк.

 Өзлексез белем бирү институты Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Булат Яһудин сүзләренчә, политологлар, икътисадчылар, тарихчыларның һәм бүгенге Татарстанның проблемалары белән шөгыльләнүче башка белгечләрнең Казан дәүләт университетында очрашып фикер алышуы традициягә әйләнә. Мәгълүм булганча, әлеге чарада республиканың ел дәвамында иҗтимагый-сәяси вакыйгаларына, социаль-икътисади һәм демографик үсешенә нәтиҗәләр чыгарыла; мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендәге проблемалар буенча сөйләшү була.

Аерым алганда, «2009 елда Татарстанның халыкара һәм Россия сәясәтендәге урыны», «Татарстан Республикасында хакимият һәм оппозиция: 2009 елда Татарстанда сәяси процесслар», «Татарстанда гражданлык җәмгыяте: формалашу һәм үсеш проблемалары», «Заманча Татарстанның җәмәгать фикере», «Татарстанның үзенчәлекле юлы: Көнчыгыштан һәм Көнбатыштан караш», «Татарстанның университет киңлеге: проблемалар һәм перспективалар» һ.б. темалар симпозиум программасына юнәлеш бирәчәк. 

Хәзерге вакытта анда катнашып чыгыш ясарга теләүчеләр туплана һәм заявкалар 10 гыйнварга кадәр 420008, Казан ш., Кремль ур., 35, Казан дәүләт университеты, Өзлексез белем бирү институтының Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге адресы буенча кабул ителә. Хәбәрләшү өчен тел./факс. +7(843) 292-05-73, E-mail: cemi_ksu@mail.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100