news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДУда, Россиядә беренче тапкыр буларак, Иранда Ислам революциясе темасына форум үткәрелә

Иран белән Татарстан арасында мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек урнаштыруда безгә тарихи мөмкинлек ачыла, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан дәүләт университетына 100ләп Россия һәм чит ил галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, Россия һәм Иран дини даирәләре, Россиядә беренче тапкыр буларак, «Ислам революциясе: цивилизацион феномен һәм аның перспективалары» темасына башланган фәнни конференциягә җыелды.

Ике көн рәттән барачак әлеге форумны КДУ, Өзлексез белем бирү институты, Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге, Имам Хомейни Халыкара университеты, Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы оештырган.

Шул уңайдан Казанга, конференциянең бүгенге ачылу тантанасына, Иран Ислам Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сәйед Мәхмүд Реза Саҗади, Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Реза Баһбан Кондори, Иран Ислам Республикасының мәдәни революциясе Югары советы әгъзасы Хәсән Рәхимпур Әзһади, Имам Хомейни Халыкара университеты ректоры Абдолали Алибуйе һ.б. рәсми кешеләр килде һәм сәламләү сүзе белән чыкты. Татарстан ягыннан исә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты карамагындагы тышкы элемтәләр департаменты башлыгы Тимур Акулов чыгыш ясады.

Форумда башлап сүз алган Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов билгеләп үткәнчә, әлеге уку йорты һәм фән үзәгендә ел саен 50ләп халыкара конференция үткәрелә, ләкин анда иранлылар һәм шәрыкъ белгечләре урыны аеруча үзенчәлекле. Ил буенча шундый конференция уздыру урыны итеп КДУ сайлануы очраклы түгел, чөнки университет Россиядә ислам шәркыятен өйрәнүдә ориенталистика үзәге булып тора, диде ректор. Алга таба Имам Хомейни Халыкара университеты белән Казан дәүләт университеты арасында багланышлар ныгыячагына, ике арада укытучылар һәм студентлар алмашуга өмет белдерде.

Зилә Вәлиева фәнни җәмәгатьчелекне, югары кунакларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, бүген Иранның дөнья күләмендә кабатланмас мәдәни имиджы бар, ә милли йөзеңне саклап калу зур әһәмияткә ия һәм Иран бу яктан өстенлекле, дигән фикер белдерде. Идел буе Болгар дәүләтенә ислам дине иңдерелүгә иранлыларның төп роль уйнавын искәртеп, министр: «Иран белән Татарстан арасында мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек урнаштыруда безгә тарихи мөмкинлек ачыла», - дип, соңгы елларда иң югары дәрәҗәдәге элемтәләр урнашуын, мәдәни чаралар үткәрелүен барлады. Болардан тыш, «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивале Иран кинемотографистлары тырышлыгы белән халыкара дәрәҗә алды, махсус килешү төзелде һәм шуның нигезендә планлы рәвештә эш алып барырга мөмкин булды, Татарстанда исә толерантлыкка, халыкара хезмәттәшлеккә, тынычлык саклауга зур игътибар бирелә, дип басым ясап әйтте З.Вәлиева.   

Тимур Акулов, үз чиратында, Иран фәлсәфәсенең бөтен дөньяга таралуына игътибар юнәлтеп, фәлсәфи фикерләр салынган трактатларның 80 проценты Иран фәлсәфәчеләре тарафыннан язылган, дип искәртте.

Генераль консул Реза Баһбан Кондори сүзләренчә, әлеге конференция - хезмәттәшлекнең беренче адымнары гына. «Иранның бу илдә, Казанда беренче консулы буларак моңа өлеш кертүемә шатланам. Башка илләр кебек хәрби-техник җиһазлар, корал сату-алу белән шөгыльләнмичә, мәдәни һәм фәнни багланышлар юнәлешендә эшләвебез белән дә күркәм һәм мактаулы бу хезмәттәшлек», - диде ул һәм Иран Ислам революциясенә 35 ел тулу уңаеннан Казанда уздырыла торган фәнни конференциядә үзләренең тынычлык яклы икәнлекләрен янә күрсәтәселәре килүен белдерде. Чыгышының соңында ул Татарстанның Тәһранга аеруча игътибар бирүенә рәхмәт сүзләре әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot