news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
КДУда Кытай делегациясе булып китте
Казан дәүләт университетында Шаньдун провинциясе делегациясе булып китте
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бүген Казан университетында Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясе делегациясе булып китте.
Делегация составында провинциянең вице-губернаторы Ван Жэньюань, провинциянең халык хөкүмәте секретариаты башлыгы урынбасары Чжан Чаочао, провинциянең үсеш һәм реформалаштыру комитеты башлыгы Фэй Юньлян, Кадрлар департаменты башлыгы Цзяо Ляньхэ һәм башка рәсми затлар бар иде. Кунакларны Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов озатып йөрде, дип хәбәр итә КДУның матбугат хезмәте. Делегацияне университетның фәнни эшләр буенча проректоры Данис Нургалиев кабул итте. Очрашуда КДУның тышкы элемтәләр идарәсе башлыгы Андрей Крылов, Туполев исемендәге КДТУ, Киров исемендәге КДТУ, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, Кытай студентлары катнашты.
Университет белән танышу КДУның Тарих музеннан башланды. Күргәзмәләр бүлеге җитәкчесе Мария Хәбибуллина кунакларга уку йортының тарихы турында сөйләде, бирегә килүчеләрнең игътибарын музейның уникаль экспонатларына юнәлтте, университетның Актлар залы һәм Владимир Ульянов укыган аудитория белән таныштырды.
Алга таба КДУның аналитик химия кафедрасы профессоры Эльвина Медянцева биосенсорика өлкәсендәге казанышлары тәкъдир итте. “Кафедра әлеге тематика белән 1980 елдан бирле шөгыльләнә. Бисенсорлар заманча технологияләрдә киң кулланыш таба. Аларның уникаль сизгерлеге генетик мәгълүматларны тиз арада белү мөмкинлеген бирә. Алар – заманча химиянең киләчәге”, - дип нәтиҗә ясады ул.
Казан дәүләт технологик университеты ректоры Герман Дьяконов химия һәм нефть химия эшләнмәләре өлкәсендәге казанышларны белән таныштырды. “КДТУ Кытайның күп кенә белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә. Без шулай ук республиканың зур сәнәгать предприятиеләре белән дә эшлибез. Безнең кайбер казанышлар уникаль, әйтик, безнең проект институтында янгыннан саклаучы буяу эшләнде, металл өслекләрне үзенчәлекле термик эшкәртү уйлап табылды, аның өстәмә бактерицид үзенчәлекләре бар, алар медицина сәнәгатендә ихтыяҗ белән кулланыла. Без Кытай белән хезмәттәшлекне үстерергә шатбыз һәм конструктив диалогка әзер”, - дип белдерде ул.
Казан дәүләт техник университеты эшчәнлеге хакында әлеге уку йортының Инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы Зинәттула Шиһапов сөйләде. “Безнең эшчәнлек, уйлап табу, авиация, микроэлектроника һәм энергия саклаучы технологияләр өлкәсендә техник карарларга патентлар булдыруга юнәлдерелгән”, - дип хәбәр итте ул. Делегатларга Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе эшчәнлеге дә тәкъдир ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot