news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДУда Казан шәһәренең Е.К. Завойский исемендәге премиясен тапшырдылар

Казан дәүләт университетыннан Рамил Гайнов - 15 мең, Алексей Низаметдинов - 20 мең, Россия Фәннәр академиясе Казан фән үзәгенең Казан физика-техник институтыннан Руслан Салихов 30 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казан дәүләт университетында эксперименталь, теоретик физика өлкәсендә зур уңышларга ирешкән яшь галимнәргә Казан шәһәренең Е.К. Завойский исемендәге премиясен тапшырдылар. Билгеле булганча, әлеге премия 1997 елның сентябрь аенда галимнең 90 еллыгы уңаеннан гамәлгә куелган. Тантанада Казан шәһәре вице-мэры Зөһрә Нигъмәтуллина, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, ТР Фәннәр академиясе Кев Салихов, КДУның фәнни эшләр буенча проректоры Данис Нургалиев катнашты.

Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Ленар Закиров сүзләренчә, әлеге премия 12 дәвамында бирелеп килә. Шушы дәвер эчендә 29 яшь галим Е.К. Завойский исемендәге премиясен алган. Бүген исә бу исемлеккә тагын өчәү өстәлде. Казан дәүләт университетыннан Рамил Гайнов - 15 мең, Алексей Низаметдинов - 20 мең, Россия Фәннәр академиясе Казан фән үзәгенең Казан физика-техник институтыннан Руслан Салихов 30 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде. “Казан шәһәре мэриясе яшь галимнәргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә”, - диде Л. Закиров.

Зөһрә Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, быел конкурска тәкъдим ителгән эшләр бик югары дәрәҗәдә булган. “Бу үз чиратында Казан физика мәктәбенең традицияләре көчле булуы турында сөйли. Е.К.Завойский исемендәге премия яшь галимнәргә алга таба физика өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләрне дәвам итәр өчен яхшы кызыксындыру чарасы булып тора”, - диде ул. З.Нигъмәтуллина, премия алган яшьләрнең остазларына мөрәҗәгать итеп, нөкъ менә укытучыларның профессиональлеге аркасында яшьләргә илһам килүен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100