news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДУда Ирандагы Халыкара университетның халыкара хезмәте директоры Бахрам Навазени булды

Бүген КДУ белән Халыкара университет арасында фәнни һәм белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелганга нәкъ бер ел була

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Ирандагы Имам Хомәйн исемендәге Халыкара университетның халыкара хезмәте директоры Бахрам Навазени Казан дәүләт университетында булды. Билгеле булганча, бүген КДУ белән Халыкара университет арасында фәнни һәм белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелганга нәкъ бер ел була.
КДУның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, кунакларны ректор М.Сәлахов кабул иткән. Очрашуда шулай ук Халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Андрей Крылов һәм Көнчыгышны өйрәнү директоры Җәмил Зәйнуллин катнашкан. “Без үзебезнең белем бирүебез, шулай ук Көнчыгышны өйрәнү традицияләре белән горурланабыз. Казан дәүләт университетында Көнчыгышны өйрәнү тарих белән генә түгел, геополитик яктан да бәйле”, - дип билгеләп үтте М.Сәлахов.
Бахрам Навазени үз чиратында Имам Хомәйн исемендәге Халыкара университет эшчәнлеге турында сөйләгән. Бу вуз әле 20 ел гына эшләвенә карамастан, фарсы телен өйрәтүдә җитәрлек тәҗрибә туплаган. Бахрам Навазени сүзләренчә, уку йорты студентлар алмашу нисбәтеннән хезмәттәшлек итәргә ниятли. Ул шулай ук КДУ җитәкчелегенә Каспий буе дәүләтләре ассоциациясе эше турында сөйләгән һәм аның эшенә кушылырга чакырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot