news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДУда Иранда Ислам революциясенә багышланган халыкара җыенга нәтиҗә ясалды

Конференция үз алдына максат итеп Иран Ислам Республикасының ахыргы өч дистә елдагы үсеш тәҗрибәсенә төшенү, хәзерге этапта һәм киләчәктә аның эчке һәм тышкы сәясәтен аңлауны куйган иде

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт университетында «Иранда Ислам революциясе: цивилизация феномены һәм аның перспективалары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциягә нәтиҗә ясадылар.

Әлеге форумны уздыруда Казан дәүләт университеты, Имам Хомейни Халыкара университеты, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы, Мәскәү шәһәрендәге Иран Ислам Республикасы Илчелеге каршындагы Мәдәният һәм Фән вәкиллекләре, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Россия Ислам университеты, Татарстан Республикасының Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте, Дөнья мәдәнияты институты (ЮНЕСКО), ТДГПУның Иранистика үзәге, “Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясе, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты карамагындагы Социо-табигый тарих буенча фәнни совет һәм башкалар катнашты.

Конференция үз алдына максат итеп Иран Ислам Республикасының ахыргы өч дистә елдагы үсеш тәҗрибәсенә төшенү, хәзерге этапта һәм киләчәктә аның эчке һәм тышкы сәясәтен аңлауны куйган иде. Җыенда катнашучыларга хәзерге Иранның, дөньядагы төбәк державасы буларак, башка дәүләтләр, аерым алганда, Россия белән мөнәсәбәтләренә, шулай ук Россия –Иран мөнәсәбәтләрендә Татарстан Республикасы урынына бәя бирергә тәкъдим ителде.

Форум эшендә сиксәннән артык чит ил, Россия галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре, дипломатлар, республика хакимияте вәкилләре һәм мөселман дин әһелләре катнашты. Алар фәнни һәм гамәли характердагы мәсьәләләр турында фикер алышты. Ислам революциясе феноменына төшенү конференциядә катнашучыларны берләштерде һәм бөтен эшчәнлекнең төп темасы булып торды. Икенчедән, бу феноменның заманча дөнья үсешендәге урыны һәм роле каралды. Җыен нәтиҗәләре буенча әлеге феноменны һәръяклап тирәнтен өйрәнү зарурлыгы билгеләп үтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot