news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
КДУда 2009 елның иң яхшы студентларын ачыклыйлар
Иң-иң яхшыларны Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов бүләкли
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан дәүләт университетының актлар залында “КДУның Ел студенты” студентлар премиясе җиңүчеләрен һәм финалистларын бүләклиләр. Иң-иң яхшыларны Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов бүләкли.
Конкурс беренче тапкыр 2007 елда үткәрелде һәм университет традициясенә әйләнде. Ул вакытта иң яхшыларны 12 номинациядә билгеләделәр. Хәзер 15 номинация буенча ачыклаячаклар, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.
150дән артык студент һәм укытучы конкурста читтән торып катнашты. “Ел студенты” акциясе кысаларында үрнәк булырлык студент проектын билгелиләр, шулай ук тулай торак советы һәм иҗтимагый оешманы. Бигрәк тә факультетта физкультура-сәламәтләндерү һәм мәдәни эшләр оештыруга зур игътибар бирелә, монда да иң яхшыларны ачыклыйлар. “Иң яхшы ел укытучысы” һәм “Деканның социаль һәм тәрбия эшләре буенча иң яхшы урынбасары” номинацияләре 2007 елдан бирле бар, ә узган ел “Иң яхшы вуз укытучы-тәрбиячесе”н сайлый башладылар. Финалга 45 студент һәм укытучы чыкты.
Быел тагын ике номинация пәйда булды. Матбугат, фото һәм видеожурналистика кысаларында университет вакыйгаларын яктыртучы, факультет һәм вузның мәгълүмати сәясәте үсешенә өлеш кертүче студентлар эшләрен “Иң яхшы мәгълүмати яктырту” номинациясенә тапшырды. “Ел ачышы” номинациясендә 2008–2009 уку елында университетның иҗтимагый, иҗади һәм спорт тормышында актив катнашкан һәм мәдәни, фәнни, спорт өлкәсендә шәхси уңышлары булган 2нче курс студентын сайлыйлар.
Иң яхшы студент исеме премия тапшыру тантанасында игълан ителәчәк. “Ел студенты” гран-приен яхшы укучы һәм сәламәт яшәү образы алып баручы, фәнни-тикшеренү эшләрендә, мәдәни һәм спорт студентларын чараларында актив катнашкан, вузның иҗтимагый тормышына һәм ТР дәүләт яшьләр сәясәтенә өлеш керткән югары курс студентына бирелә. 2008 елда Казан дәүләт университетының иң яхшы студенты исеменә татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алучы Роберт Миңнегулов ия булган иде.
КДУның социаль һәм тәрбия эшләре идарәсенең студентлар бүлеге җитәкчесе Юлия Виноградова сүзләренчә, конкурс университетның талантлы студентларын ачыклап калырга гына түгел, ә студентлар иҗатын популярлаштыруга һәм студентларның мәдәни һәм гуманитар тәрбияләүгә дә ярдәм итә. “Конкурста катнашучылар саны ел саен арта. Яңа номинацияләр кертеп тә дөрес эшләгәнбез. Студентлар заявкаларны актив рәвештә бирде”, - дип белдерде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2