news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДУ үзенең брендын саклап калачак, аның яңа институтлары, факультетлары барлыкка киләчәк

Федераль дәрәҗәдәге Казан университеты үсешенә 5 елда дәүләт 7,5 млрд. сум акча тотарга тиеш

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Матбугат һәм коммуникация чараларында соңгы вакытта федераль университетлар оешу мәсьәләсе буенча күп сүз булу һәм аларның кайберләре дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәү сәбәпле, бүген Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, шул хакта аңлатма бирү өчен, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында журналистлар белән очрашу үткәрде. 

 Идел буе федераль университет статусында эшли башлаячак Казан дәүләт университетының яңа атамасында «Казан университеты» дигән 2 сүз, һичшиксез, сакланачак, ул, мөгаен, «Казан университеты» Идел буе федераль университеты автоном дәүләт учреждениесе дип аталыр, ә төп бинаның фасадында «Казан университеты» сүзләре булачак, дип игълан итте ректор. Быел 21 октябрьдә РФ Президенты Дмитрий Медведев имзалаган «Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларда федераль университетлар булдыру турында»гы Указ нигезендә Россиядәге 600дән артык югары уку йорты арасында Себер (Арктик), Идел буе, Урал, Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнчыгыш федераль университетлар оешачак. Федераль университет статусы бирелү университетны иң югары дәрәҗәгә күтәрә, ә федераль университетлар арасында Казан университеты беренче урында булачак, дигән фикердә М.Сәлахов. Казан дәүләт университеты базасында булдырылачак Идел буе федераль университетына исә Татар дәүләт гуманитар-педагногика университеты белән Казан дәүләт финанс-икътисад институты да кушыла, аннары «үсә» барып, яңа институтлар, факультетлар ачыла. 

 Шушы 5 федераль университетның үсеш программалары проектлары РФ Хөкүмәтенә киләсе елның I кварталында каралышка кертелергә тиеш, ул программалар буенча баштагы 5 елда дәүләт ярдәме күрсәтелә һәм 5 елга 7,5 млрд. сум кадәр сумма турында сүз бара, ягъни елына 1,5 млрд. сум. «Илдәге иктисади кризис белән бәйләп, хәзердән үк аның кадәр акчага өмет ителмәсә дә, финанслау булырга тиеш дип көтелә. Ул акчага яңа җиһазлар алу, яңа корпуслар төзү, чит илләргә эш сәфәренә чыгу, методик әсбаплар бастыру, регионнардан укытучылар җәлеп итү һәм башка мөмкинлекләр ачылачак. Шуларга өстәп, укытучыларның хезмәт хакы 50 процентка артачак», - дип шәрехләде ректор. Аның сүзләренчә, федераль университет дәрәҗәсенә күтәрелгәч, чит илләрнең кайберләреннән 100әр студент җибәрәчәкләр, ә БДИ системасы болай да Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән килеп уку мөмкинлеге бирә. Университет укытучыларын «кыскарту» турында сүз бармый, ләкин киләчәктә укытучылар бик зур конкурслар аша узып кына кабул ителәчәк.

    

    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100