news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДУ студентлары арасында «Мин донор булырга әзер!» акциясе үткәрелә

Бу акция һәм махсус программа илдә донорлыкны үстерүне, Россия дәвалау учреждениеләрен үзебезнең илдә җитештерелгән куркынычсыз һәм нәтиҗәле кан препаратлары һәм аның компонентлары белән тәэмин итүне максат итә

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Донорлык эстафетасы Казан дәүләт университеты студентларына килеп җитте: бүген сәгать 12дә әлеге университетның II уку корпусында «Мин донор булырга әзер!» акциясе башлана, дип хәбәр итә үз иреге белән донорлык үсеше программасының оештыру комитеты вәкиле Оскар Сәмигуллин.

 Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясе табиплары студентларга донорлык проблемалары һәм иң беренче чиратта кемгә андый кан кирәк булуы турында сөйләргә һәм студентларның сорауларына җавап бирергә җыена. «Кан хезмәте» волонтерлары исә университет студентлары арасында анкета сораштырулары үткәрәчәк, аның нәтиҗәләре, югары уку йортларындагы студентлар арасында «Донор көне» үткәрүне оештыру өчен, Республика кан салу станциясенә тапшырылачак.

Казан студентлары мондый акциягә ел саен катнашып, Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, яңа донорлар исемлеген тулыландыручыларның нигезен тәшкил итә. «Мин донор булырга әзер!» акциясе быел Казан дәүләт финанс-икътисад институтында булган, сораштырулар нәтиҗәсендә, студентларның 70 проценты донор булырга теләк белдергән. КДУдан соң бу акция 30 октябрьдә Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында уздыру, аннары бу эстафетаны Казан дәүләт техник университеты, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт консерваториясе кебек 4 югары уку йортына тапшыру ниятләнә, дип комитет планнары белән уртаклаша О.Сәмигуллин.

Шул рәвешле, Бөтенроссия «Үз иреге белән кан һәм аның компонентларын тапшыру донорлыгы үсеше дәүләт программасы» кысаларында Татарстанда, Россия Федерациясенең 82 субъекты белән берлектә, теләктәшлек, үзара ярдәм һәм социаль җаваплылык идеяләрен уртаклашкан яшь гражданнарны җәлеп итү буенча акцияләр оештырыла. Болар барысы да илдә донорлыкны үстерүне, Россия дәвалау учреждениеләрен үзебезнең илдә җитештерелгән куркынычсыз һәм нәтиҗәле кан препаратлары һәм аның компонентлары белән тәэмин итүне максат итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100