news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДУ олимпиадаларның Интернет-турларын, региональ ачык предмет олимпиадалары уздыра

КДУның Интренет-турын оештыручы Сергей Ионенко Интернетка керүдә кыенлыклар булган очракта Россия төбәкләре һәм БДБ илләрендәге ватандашлар өчен олимпиада срокларын озайтырга вәгъдә бирә, дип белдерә Р.Гайнетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан дәүләт университеты 25-29 гыйнвар көннәрендә физика һәм җәмгыять белеме фәннәреннән федераль олимпиадаларның Интернет-турларын һәм рус теле, әдәбият, математика, тарих, биология, химия, информатика, география, инглиз һәм татар телләреннән региональ ачык предмет олимпиадалары уздыра. Казан дәүләт университеты Татарстандагы һәм Россиянең башка төбәкләрендәге, БДБ илләрендәге 11 класс укучыларын, шулай ук  училище, колледж һәм техникумнарда белем алучыларны шушы Интернет-олимпиадаларда актив катнашырга чакыра.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татарлар белән эшләү бүлеге башлыгы Рөстәм Гайнетдинов шул хакта шәрехләп, быел КДУга һәм Татарстандагы башка югары уку йортларына керергә теләүче татар балалары өчен бу бик әһәмиятле, әлеге мөмкинлек белем дәрәҗәсен сынап карау гына түгел, олимпиадаларда җиңеп чыкканннарга югары уку йортына укырга кергәндә өстенлек бирәчәк, дип искәртә. Бу мөнәсәбәттә КДУ сайтына күз салырга, "Интернет-олимпиады КГУ для поступающих в вузы РТ в 2010 году" дип аталган материалны карап чыгу сорала: http://test.ksu.ru/. «КДУның Интренет-турын оештыручы Сергей Ионенко Интернетка керүдә кыенлыклар булган очракта Россия төбәкләре һәм БДБ илләрендәге ватандашлар өчен  олимпиада срокларын озайтырга вәгъдә бирә», - дип белдерә Р.Гайнетдинов.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100