news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КДУ да сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре өчен “Ачык ишекләр” көне үтте
Сәнәгать өчен белгечләрне һөнәри әзерләү һәм фәнни эшләнмәләр белән производство интеграциясе – предприятиеләр белән вузлар арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт университетында республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә оештырылды.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе оештырган әлеге чара барышында җитәкчеләр университетның фәнни-мәгариф потенциалы, эшләнмәләре, үсеш перспективалары хакында җентекле мәгълүмат алды.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлының матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, сәнәгатьчеләргә, аерым алганда, туфрак һәм грунтны нефть, нефть продуктлары белән пычранудан саклау ысуллары, туфракны чистарту һәм торгызуның физик-химик, биологик ысулларының комплекслы кулланылышы хакында җиткерелгән. Юридик факультетның гражданлык һәм эшмәкәрлек хокуклары кафедрасы галимнәре эшмәкәрләр өчен юридик теория, практикадагы яңалыклар, икътисад факультетының инновацияләр һәм инвестицияләр кафедрасы вәкилләре сәнәгать предприятиеләрендә энергетик менеджментны кулланылышка кертү нигезендә конкурентлыкка сәләтне күтәрү юллары хакында сөйләгән.
Семинарны оештыручылар сәнәгать предприятиеләре белән вузлар арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, нәтиҗәле эшчәнлек өчен мөһим булган ике юл бар дип исәпли. Алар – сәнәгать өчен белгечләрне һөнәри әзерләү һәм фәнни эшләнмәләр белән производство интеграциясе.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе сәнәгатьчеләр өчен мондый семинарны моңа кадәр Туполев исемендәге Казан дәүләт техник, Казан дәүләт технология, Казан дәүләт энергетика университетларында оештырган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2