news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
КДТУда 8 июньдә спикер Ф. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә диплом эшләре яклана
2009 елда “Җәмәгатьчелек белән элемтә” буенча югары квалификацияле 119 белгеч әзерләп чыгарыла
Скопировать ссылку
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Дүшәмбе – 8 июньдә А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Социаль технологияләр институтында “Җәмәгатьчелек белән элемтә” белгечлеге буенча диплом эшләрен яклау булачак. Гадәттәгечә студентларның квалификация эшләрен кабул итү буенча дәүләт аттестация комиссиясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2009 елда “Җәмәгатьчелек белән элемтә” буенча югары квалификацияле 119 белгеч әзерләп чыгарыла. Быел диплом эшләре арасында халыкара өлкәдә, предприятиенең коммуникатив стратегиясен формалаштыруда, җәмгыять экологиясе нигезе буларак – гаиләне саклау һәм үстерүдә, туристик бизнеста, спортта һәм башка өлкәләрдә - җәмәгатьчелек белән элемтәгә кагылышлылары бар. Бигрәк тә кризис чорында PR темасына тикшеренүләр актуаль булып тора.
Казан дәүләт техник университеты җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгечләрне әзерләү белән 1995 елдан бирле шөгыльләнә. Башта – гуманитар факультет кысаларында, 2009 елның 21 апреленнән – КДТУның Социаль технологияләр институтында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot