news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДТУ һәм Фраунхофер институты Компетенция үзәген төзүдә җаваплы яклар булачак

Алар кыска вакыт эчендә уртак эшчәнлек турында килешү әзерләргә, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча эшче төркем төзергә тиеш була

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Татарстанда машина төзелеше, производство техникасы буенча Алмания-Россия компетенция үзәге төзелергә мөмкин. Аны оештыру мәсьәләләре күптән түгел ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Саксония делегациясе белән очрашуда күтәрелгән иде. Ул вакытта яклар Татарстанда әлеге үзәкне төзү буенча алга таба эшчәнлекне дәвам итү турындагы беркетмә имзалады.
Татарстанда Компетенцияләр үзәге төзү турындагы карар узган елның апрелендә Саксония Премьер-министры С.Тиллих җитәкчелегендәге делегациянең республикага сәфәре вакытында кабул ителгән иде. Ул чагында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Саксониянең Икътисад һәм хезмәт министрлыгы арасында Ниятләр турында беркетмәгә кул куелды.
Бу юлы министрлыкта узган очрашуда Алмания-Россия компетенцияләр үзәген төзү буенча эшче төркем утырышы беркетмәсе имзаланган. Анда үзәкнең “Диалог-консалтинг” компаниясе белән Фраунхофер институты эшләгән бизнес-планнарының тикшерелүе һәм бу документларның нигезгә алыначагы искәртелә. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда җаваплылык үзәге итеп Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын һәм Металл кисү станоклары һәм басым белән эшкәртү буенча Фраунхофер институты билгеләнгән. Алар кыска вакыт эчендә уртак эшчәнлек турында килешү әзерләргә, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча эшче төркем төзергә тиеш була.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, машина төзелеше, производство техникасы буенча Алмания-Россия компетенция үзәге Россия компанияләренең фәнни-техник эшләнмәләргә, Татарстанның авиация-космик сәнәгате ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен уртак фәнни-тикшеренү проектлары эшләячәк. Шулай ук әлеге тармак предприятиеләрендә эшләүчеләрнең белемен күтәрү, кадрлар әзерләү, матди-техник база булдыру белән шөгыльләнергә тиеш. Үзәк моделе итеп Саксониянең Фраунхофер институты моделен файдалану тәкъдим ителә. Әлеге институтны финанслау 50-30-20 процент формуласы (сәнәгать-федераль җир Хөкүмәте-федераль Хөкүмәт) буенча алып барыла. Әлеге институт эшли торган технологияләр һәм җиһазлар Татарстанның машина төзелеше предприятиеләре таләпләренә җавап бирә.

Уку-тикшеренү базасы булган Казан дәүләт техник университеты үзәкне урнаштыру мәйданы буларак күзалланыла. Бу проектны гамәлгә ашыру Татарстан предприятиеләренә металл эшкәртүнең дөнья илләрендә файдаланучы алдынгы технологияләрен куллануга юл ача.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100