news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДТУ (КХТИ)да Казан студентлары арасында дебатлар буенча II ачык турнир уза

Анда 17 югары уку йортыннан 42 команда катнаша

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан дәүләт технология университетында Казан шәһәре югары уку йортлары студентлары арасында дебатлар буенча II турнирны ачу тантанасы бара.

 Республика башкаласындагы 17 югары уку йортыннан 42 команда катнашында уздырыла торган ачык дебатлар кысаларында, анда былтыргы дебатларда җиңгән студентлар да катнаша, «РФ Конституциясенә пенсионерларның сайлау хокукын чикләү турында үзгәрешләр кертү кирәк» темасына презентацион уен үткәрелә, дип хәбәр итә турнирны оештыручылардан Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Линар Закиров. Судьялар коллегиясенә тагын шәһәр Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең оештыру-хокук бүлеге җитәкчесе Александр Дыньков, «Спортның экстремаль һәм заманча төрләре федерациясе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ярослав Муравьев кертелгән.

 Югары уку йортларын тәмамлап чыккан яшь белгечләр, уңышлы карьера төзү өчен, алган белемнәр генә җитеп бетмәвен аңлый, шуны исәпкә алып, парламент дебатлары хәрәкәте әле былтыр гына активлашып китеп, шәһәр күләмендәге чарага әйләнде. Моның белән яшьләр бик кызыксына, чөнки дебатларда алган тәҗрибә командада эшләргә, стратегик һәм аналитик фикер йөртергә, тиз арада хәл кыла белергә, тел шомартырга өйрәтә, оештыручанлык һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияли, дип белдерә Л.Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100