Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КДМУның ике фән докторы планетада иң күп цитаталар китерелгән галимнәр булды
Казаннан ике галим Scopus халыкара мәгълүматлар базасы версиясе буенча планетада иң күп цитаталар китерелгәннәр исемлегенә кергән. Бу хакта КДМУ ректоры Айрат Фәррахов хәбәр итте.
«Әлеге дәрәҗәле рейтингка университетыбызның ике күренекле тикшеренүчесе – Алексей Михайлович Петров һәм Илдус Ильясович Әхмәтов керде. Алексей Михайлович белән Илдус Ильясовичны чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез, фәнгә тугрылыгыгыз һәм яңа белемнәр эзләүгә омтылышыгыз университетның бөтен коллективын һәм, әлбәттә, безнең студентларны һәм аспирантларны илһамландыра», – дип язган Фәррахов МАКС каналында.
Алексей Петров – биология фәннәре докторы, Нейрофәннәр институтының липидка бәйле регуляция лабораториясе мөдире. Илдус Әхмәтов — медицина фәннәре докторы, озын гомер һәм картаю генетикасы лабораториясе мөдире.
Бөтен Россиядән топ-тикшеренүчеләр исемлегенә барлыгы 990 галим кергән, дип ачыклык кертте Фәррахов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз