news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаучыларның 89,5 проценты Татарстанда кала

Ординатура программалары буенча 2026 елда 439 кеше белем алып чыккан. Шулар арасында максатчан төстә белем алганнар – 179, бюджет нигезендә укыганнар - 121, бюджеттан тыш түләүле тәртиптә белем алганнар - 139 кеше.

Бүген Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов журналистлар белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.

Чыгарылыш белгечләренең 89,5 проценты хезмәт юлын Татарстан Республикасында дәвам итәргә ниятли.

Яшь белгечләр күбрәк участок терапевты, анестезиолог-реаниматолог, невролог, кардиолог, участок педиатры кебек вазифаларны сайлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot