news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДМУда диктант яздыручы Равия Мухина: Бүген барыбыз да Бибинур тормышы белән яшәдек

Казан дәүләт медицина университетында татарча диктантны 44 кеше язган.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татарча диктант” язу урыннарының берсе Казан дәүләт медицина университетында булды. Сүз уңаеннан, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин бүген “Штаб” резиденциясендә журналистларга татар телендә диктант язу нәкъ менә КДМУдан башланганын билгеләп узды.

Казан дәүләт медицина университетында диктантны 44 кеше язган. Оештыручы – КДМУның рус теле укытучысы Ләйсән Йосыпова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә чарада төрле курс студентлары, мәктәп укучылары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр катнашуын әйтте. Диктантны Казан шәһәре 7 нче хастаханәнең ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина укыган. “Бер сәгать тирәсе яздык, табиб кына түгел, артист та икән Равия Гаязовна. Шундый хисле итеп укыды. Физкультминутка да ясатты. Балачактагы хәлләрен, яңа күлмәк алып биргән, Сабан туена бүләк җыйган вакытларын искә төшерде. Бөтен инициативаны үз өстенә алып үткәрде. Ахырдан “Туган тел” җырын башкардык”, - дип сөйләде Ләйсән Йосыпова.

“Гомерем буе сүнмәс мәхәббәтем – әти-әнием һәм туган телемә! Сихри дөнья бу! Үзем 30 елдан артык элек тәмамлаган Казан дәүләт медицина университетында "Татарча диктант" текстын укып диктант яздырырга сорап мөрәҗәгать иткәч, шунда ук кабул иттем! Һәм ... сөендем: мәктәп укучылары, үзебезнең төрле факультет студентлары, хәтта бу чара турында ишетеп, үзләрен ни дәрәҗәдә татар телен камил белүләрен тикшереп карарга теләүче апалар да килгән иде! Шулкадәр игьтибарлы аудитория җыелды. Бөек язучыбыз Аяз Гыйләҗевның "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек безне тулысынча "йотты"! Мин дә, диктантны язучы барлык халык Бибинур тормышы белән яши башладык: Сабантуйларда гына кигән яңа күлмәкләр, кызыл яңа сандалилар, сөлге-күкәй җыеп йөргән вакытлар искә төште! Ул да булмады, әнинең тәмле-тәмле тәкәләр, бавырсаклар пешереп ашаткан чаклары! Язы- көзе, кышның чеметеп-чеметеп алган салкыннары, олтан салган итекләре белән шыгыр-шыгыр кардан йөрүләр! .. Без зур әсәрдән өзек тыңладык түгел, ә үзебез шушы 369 сүздән торган өзектә яшәп алдык кебек! Нинди бай эчтәлекле, искиткеч безнең татар телебез! Ә дәресебезне Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамладык! Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..“ - дип тәэсирләре белән уртаклаша Равия Мухина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100