news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДМУ Россиянең өченче медицина вузы дип табылган

РФның барлык вузлары арасында Казан дәүләт медицина университеты 33нче позицияне биләгән

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»).  Европа фәнни-сәнәгый палатасы тарафыннан "Academic Ranking of World Universities-European Standard ARES-2014"тә югары уку йортлары рейтингы бастырылган, аңа дөньяның төрле илләреннән 2 меңнән артык университет кергән. Россиядән анда 100 югары уку йорты катнашкан, дип хәбәр ителә КДМУ сайтында.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт медицина университеты Россия вузлары арасында 33 нче, медицина уку йортлары арасында 3 нче урынны (Беренче И.М.Сеченов исемендәге МДМУ  - 26 нчы урында, Беренче И.П.Павлов исемендәге СПбДМУ  - 27 нчедә) һәм Татарстан югары уку йортлары арасында, Казан федераль университетыннан гына калышып, 2 нче урынны биләгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot