Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КДМУ да бер урынга 38 кеше нисбәтендә иң зур конкурс “фармация” белгечлегендә күзәтелә
КДМУ да көндезге уку бүлегендә бюджет урыннарның яртысы диярлек максатчан кабул итүгә карый
(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан дәүләт медицина университетында быел көндезге уку бүлегенә укырга керү өчен 416 бюджет урын булган. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта югары уку йорты ректоры Алексей Созинов хәбәр иткәнчә, 199 урын (ягъни 48 процент) максатчан кабул итүгә карый. Башка вузларда ул 15 процент тирәсе генә. Шул рәвешле, югары белем алып чыккан студентларның максатчан юллама буенча эшкә урнашуы күздә тотыла. “Әлеге программа нигезендә әзерләнүченең һәр өченчесе – татарстанлы”, - дип хәбәр итте КДМУ ректоры.
Абитуриентлар өч гаризага кадәр язу хокукына ия булган. Бер урынга 38 кеше нисбәтендә иң зур конкурс “фармация” белгечлеге буенча күзәтелә. “Югары уку йортына керүчеләрнең узу баллы шактый югары, бер имтиханга уртача балл 77-84 берәмлек тирәсендә тибрәлә. Мисал өчен, “дәвалау эше” белгечлегендә бер имтиханга – 84,3 балл, “стоматология” белгечлеге буенча бер имтиханга – 83,1 балл, “медицина биохимиясе” юнәлеше буенча – 77,8 балл”, - дип билгеләп үтте Алексей Созинов.
Моннан тыш, Россия фән олимпиадаларында җиңү яулаган 9 зат КДМУ га документларын тапшырган. Алар сынаулардан азат ителгән. Ректор әйтүенчә, абитуриентларның 32 проценты – мәктәпне көмеш яки алтын медальгә тәмамлаучылар.
Алексей Созинов әйтүенчә, кайбер муниципаль берәмлекләр, кадрларга кытлык проблемасын хәл итү йөзеннән, студентларны укытуның ярты бәясен үзе түли, ә яртысы – гражданиннар өстендә. Укып бетереп, яшь табиб муниципалитетта эшкә урнашкач, чыгымнар ТР бюджеты хисабыннан каплана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз