news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДМУ - бюджет урыннарга кабул итү сыйфаты буенча Татарстан вузлары арасында беренче урында

2010 елдан алып Югары икътисад мәктәбе югары уку йортлары сайтларына урнаштырылган ачык мәгълүматка нигезләнеп күзәтү үткәрә.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты бюджет урыннарына кабул итү сыйфаты буенча Россиянең 420 югары уку йорты арасында 32нче урынны һәм Татарстан югары уку йортлары арасында беренче урынны алган. Бу турыда КДМУ сайты дирекциясе хәбәр итә.

2010 елдан алып Югары икътисад мәктәбе югары уку йортлары сайтларына урнаштырылган ачык мәгълүматка (беренче курсларга керүчеләрнең БДИ буенча уртача балларына) нигезләнеп күзәтү үткәрә.

Казан (Идел буе) федераль университеты 55нче урынны, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе 107нче урынны, Туполев исемендәге КДТУ 161нче урынны алуы да билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100