Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дәүләт медицина университеты Әлмәттә институт ачарга җыена
Казан дәүләт медицина университеты Татарстанның көньяк-көнчыгышында Клиник медицина институты ачарга ниятли.
Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте.
«Шул рәвешле, без кадрлар проблемасын хәл итәчәкбез, республиканың көньяк-көнчыгышын үстерүдә катнашачакбыз. Профессорлар һәм галимнәр Әлмәттә яшәячәк һәм эшләячәк, мин үзем атнага кимендә бер тапкыр анда эшләргә ниятлим», – дип белдерде Айрат Фәррахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз