news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДМСУ кафедра мөдире: "Россия югары белемле кешеләр саны буенча – дөньяда беренче"

Фадбир Сафин “Ил бәрабәренә сыйфатлы белем бирү” форумы нәтиҗәләре турында сөйләде

 (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында, Пензада узган Гомумроссия халык фронтының “Ил бәрабәренә сыйфатлы белем бирү” форумы нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кафедра мөдире Фадбир Сафин журналистларга дискуссия мәйданчыгында нинди мәсьәләләр күтәрелүе турында сөйләде.

“Без бер өстәл артында утырдык, һәм һәркем белем бирү сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәрен белдерде. Югары белем бирү өлкәсендә дә проблемалар мәктәпкәчә, мәктәптә белем бирү өлкәсендәгедән аз түгел икән. Бүгенге вәзгыять шулайрак: Россиядә, совет вакытына караганда, вузлар 4 тапкыр күп. Россия югары белемле кешеләр саны буенча дөньяда беренче урынга чыккан. Сан буенча без барысыннан да алда, ә менә сыйфат белән мактанырлык түгел”, - дип саный кафедра мөдире.

Аның сүзләренә караганда, Болон системасына күчү, совет вакытында ирешелгән белем бирү сыйфатын югалтуга китерде. Нәтиҗәдә, мәгариф һәм хезмәт базары арасында тигезсезлек килеп чыкты.

“Вуз тәмамлаган күп кенә яшьләр үз белгечлеге буеча эшләми. Бу проблеманы хәл итү зарур. Әгәр студент бюджет бүлегендә укый икән, ул элеккеге вакыттагы кебек эшкә юллама алырга һәм хезмәт итәргә тиеш”, - дип сөйләде Фадбир Сафин.

Аның әйтүенчә, дискуссиядә түбәндәге мәсьәлә дә күтәрелеп чыккан: бизнесменнар, югары уку йортларының ихтыяҗ зур булган белгечләрне әзерләмәвен, ә ректорлар моңа җавап итеп, стандарт буенча әзерләүләре турында белдергән. Бизнесменнарның үз потенциаль хезмәткәрләренә белем бирүгә акча кертү мөмкинлеге мәсьәләсендә, белгечләр әзерләүдә бизнесның да катнашуы буенча фикер алышу булган.

Фадбир Сафин хәбәр иткәнчә, вуз ректорлары мәгариф өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык турындагы махсус законны кертергә тәкъдим иткән. Спикер фикеренә караганда, бу закон күп кенә мәсьәләләрне хәл итү һәм вузлар белән безнесның тыгыз элемтәдә эшләвенә мөмкинлек бирер иде.

Шулай ук, форумда белем бирү өлкәсендә бюрократия мәсьәләсе дә күтәрелгән. “Мин кафедра мөдире буларак, даими үзгәреп торучы дәүләт мәгариф стандартлары укытучының эшен катлауландыра һәм белем бирү сыйфаты белән шөгыльләнергә вакытын калдырмый, дип кыю әйтә алам. Ә һәр укытучының 8-10 дисциплина, аларның һәрберсе буенча тонналап кәгазь тутыру зарур”, - дип борчылуын белдерде Ф. Сафин.

Форум кысаларында бердәм дәүләт имтиханын вузга укырга керүчеләргә генә тапшырырга дигән тәкъдим яңгырады. “Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы вузга укырга керергә җыенмый икән, ул урта белем турында аттестат алырга һәм эшләргә мөмкин. Әгәр вузга керә икән, комиссия узарга һәм БДИ бирергә тиеш, дип уйлыйм”, - диде кафедра мөдире.

“Форум яхшы хисләр калдырды, кызу дискуссияләр күп булды. Форум үткәрү киләчәктә мәгариф өлкәсен үстерүгә ярдәм итәр дип уйлыйм. Мәгариф – илкүләм мирас, без аны югалтырга тиеш түгел”, - диде Фадбир Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100