news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДМА да узачак конференциядә психотерапия мәсьәләләре күтәреләчәк

Аның эшендә Россия шәһәрләреннән дә белгечләр катнашуы көтелә

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). 10 нчы февраль көнне Казан дәүләт медицина академиясе актлар залында “Мультимодаль психотерапия структурасында биопсихосоциаль концепция” төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Аның эшендә КДМА ректоры Камил Зыятдинов, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов шәһәрләреннән психиатр-белгечләр, КДМА нең психотерапия һәм наркология кафедрасы хезмәткәрләре – кафедра мөдире профессор А. Карпов, профессор Р. Нәбиуллина, КДМУ мөгаллимнәре катнашачак, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәтеннән Ләйсән Әсәдуллина.
Конференциядә хафаланып кәефсезләнүдән интегүчеләргә карата интегратив психотерапия, заманча психотерапиянең юридик, профессиональ, этик аспектлары, наркологиядә реабилитация, хроник авыручылар буларак наркотикларга бәйлеләрне тернәкләндерү мәсьәләләре күтәреләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot