news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КДМА белгечләре грипптан саклану буенча киңәшләрен бирә
Казан дәүләт медицина академиясенең йогышлы авырулар кафедрасы хезмәткәрләре гриппка каршы көрәшкә үз өлешен кертергә булдылар
Скопировать ссылку
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда грипп эпидемиясе тарала бара. Сезонлы гриппка АН1N1 вирусы китереп чыгара торган грипп та өстәлә. Казан дәүләт медицина академиясенең йогышлы авырулар кафедрасы хезмәткәрләре гриппка каршы көрәшкә үз өлешен кертергә булдылар. Грипп таралмасын өчен, алар табибларга һәм халыкка грипптан саклану чаралары хакында белешмә бирә башладылар. Аерым алганда, республикабыз шәһәр һәм районнарыннан килеп, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы йөкле хатын-кызларга, шулай ук республика учреждениеләре стационарларында ятучы пациентларга кафедра хезмәткәрләре даими консультацияләр бирә. Урыннарда да ярдәм күрсәтү максатыннан, кафедра мөдире доцент, медицина фәннәре докторы Илсөяр Хәертынова, доцент Ольга Лазаренко һәм аларның ярдәмчеләре, санитар очкычларга утырып, Татарстанның башка шәһәрләренә һәм районнарына барып консультацияләр бирә, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә медицина учреждениеләре табибларына ОРВИ һәм грипп авыруларын кисәтү һәм дәвалау буенча лекцияләрне уку графиклары төзелә. Кафедра белгечләре медикларга телефоннан да киңәшләр бирә. Илсөяр Хәертынова сүзләренә караганда, халкыбыз грипптан саклану чараларын күрергә тиеш. Мәсәлән, саклану битлекләрен киеп йөрү, үз вакытында вакцинацияләү, интерферон индукторлары булган кагоцел, амиксин препаратларын, шулай ук вируска каршы “Арбидол”, “Ингаверин”, “Тамифлю”, “Ремантадин” даруларын куллану, борын юлларын “Аквамарис” ярдәмендә чистарту, оксолин маен сөртү көтелгән нәтиҗә бирә. Теге яки бу препаратны кулланырга ярамаган очракта, “Виферон” шәмнәрен дә куеп була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2