news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДМА “Бүгенге көндә җәмгыятьтә инглиз теле роле” исемле конференция оештыра

Конференция 15 сәгатьтә узачак

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). 19 нчы декабрь көнне Казан дәүләт медицина академиясенең Фәнни-педагогик кадрларны әзерләү үзәгендә “Бүгенге көндә җәмгыятьтә инглиз теле роле” шәһәр фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чараны КДМА оештыра, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.
Конференция эшендә академия хезмәткәрләре, аспирантлар, гыйльми дәрәҗә алырга теләүчеләр һәм башка уку учреждениеләре вәкилләре катнашачак. АКШ та һәм инглиз теле үсеш алган илләрдә мәгариф системасына, чит телләрне өйрәнү роленә, мәдәни традицияләргә һәм инглиз телле халыклар бәйрәменә багышланган докладлар яңгыраячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot