Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КДМһСУ һәм «Чаллы ягы» җәмгыяте элеккеге ректор Рәис Беляевның хәтер кичәсен үткәрә
Анда Р.К.Беляевның гаиләсе дә катнаша
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм Казан шәһәре «Чаллы ягы» иҗтимагый оешмасы, элекке ректор, профессор, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Кыям улы Беляевның тууына 75 ел тулу уңаеннан, хәтер кичәсе үткәрә.
15 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә әлеге университетта башланачак кичәдә республиканың Казан, Чаллы шәһәрләре, Аксубай һәм Нурлат районнары җәмәгатьчелеге, Рәис әфәнденең гаиләсе һ.б. катнашачак, дип хәбәр итә «Чаллы ягы» җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек башлыгы Рөстәм Гайнетдинов.
Р.К.Беляев (1935-96) 1960-70 елларда комсомол һәм партия эшендә хезмәт куя, 1970-84 елларда – КПССның Чаллы шәһәре комитеты беренче секретаре, 1984-87дә –Татарстан өлкә комитеты секретаре. Аннары 1987 елдан ул Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе ректоры, «КамАЗ» төзелеше турындагы китаплар авторы буларак билгеле. Аның исеме 1967-75, 1985-90 елларда ТАССР, 1975-85 елларда РСФСР Югары Советы депутаты, 1995-96 елларда – Татарстан Республикасы халык депутаты буларак та Ватан елъязмасына теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз