news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДЭУда сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашында семинар–киңәшмә уза

Семинарда катнашучылар сәнәгать предприятиеләренең республика югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышачак

(Казан, 30 октябрь, “Татар–информ”). Бүген Казанда Казан дәүләт энергетика университеты бинасында фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм Татарстан сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашында семинар–киңәшмә уза. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семинар–киңәшмәне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Предеприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Казан дәүләт энергетика университеты оештыра.
Чараның программасында “Казан дәүләт энергетика университетына 40 ел” дигән видеороликны күрсәтү, югары уку йортының әйдәп баручы галимнәренең фәнни–техник эшләнмәләрен тәкъдим итү, семинар–киңәшмәдә катнашучыларның университет кафедралары һәм бүлекчәләре – уку һәм фәнни лабораторияләр, үзәкләр белән танышуы планлаштырылган.
Семинар–киңәшмәдә катнашучылар алдында КДЭУ ректоры Юрий Петрушенко “Университетның фәнни һәм белем бирү потенциалы” дигән доклад белән чыгыш ясаячак, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров сәнәгать предприятиеләренең республика югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү перспективалары хакында сөйләячәк. Чарада шулай ук ТР Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм ТР җитештерү субконтрактациясе үзәге директоры Алексей Субботин чыгыш ясар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100