news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДЭУ вузара рок-фестиваль үткәрә

Өченче тапкыр оештырыла торган әлеге фестивальга студентларның 50дән артык коллективы катнашу теләге белдереп заявка биргән булган

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Бүген 16.00 сәгатьтә Казан дәүләт энергетика университетында “Рок энергиясе” вузара рок-фестиваль башлана һәм анда керү ирекле.

Өченче тапкыр оештырыла торган әлеге фестивальга студентларның 50дән артык коллективы катнашу теләге белдереп заявка биргән булса, жюри арадан 21 төркемне генә сайлап алган. Аерым алганда, алар - Казан, Чаллы, Әлмәт, Зәй һәм Пермь шәһәрләренең укучы яшьләре. Сайлап алу турларын исә “Мураками” төркеме вокалисты Диләрә Ваһапова рәислегендәге “Большой куш”, “Волга-Волга” музыкантлары, рок мәктәбе директоры Айрат Яруллин катнашындагы жюри үткәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot