news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДЭУ мөгаллиме зачет өчен ришвәт таләп иткән

Киров районы прокуратурасы Казан югары уку йортлары мөгаллимнәренең берсенә карата эшне судка тапшырган

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Тикшерү версиясе буенча, Казан дәүләт энергетика университетының “Югары математика” кафедрасының өлкән мөгаллиме Л. П., университетның электр энергетикасы һәм электроника институтының гыйльми советы карары нигезендә, зачет һәм имтиханнар кабул итүгә хокукы булган вазифаи зат буларак, 2007 елның декабреннән 2008 елның гыйнварына кадәр 1 нче курс студентларыннан “математика” фәне буенча зачет кабул иткән.
Бер арадашчы аша ул зачетны акчага бирүне тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, ул барлыгы 4 студенттан ришвәт алган дип фаразлана. ТР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, П.ның гамәлләрен тикшерү органнары вазифа зат тарафыннан ришвәт алу һәм хезмәт белән бәйле алдау маддәләре буенча квалификацияли.


news_right_1
news_right_2
news_bot