news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДАТУның Төзелеш факультеты Ачык ишекләр көне уздыра

Төзелеш факультеты университетның иң өлкән факультетларыннан санала.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Төзелеш факультеты 14 мартта Ачык ишекләр көненә чакыра.


Төзелеш факультеты университетның иң өлкән факультетларыннан санала. Моннан Татарстанда төзелеш буенча югары белем бирүнең тарихы башлана. 2010 елда КДАТУ һәм Төзелеш факультеты оешуга 80 ел тула.


Очрашу вакытында факультет студентлары һәм хезмәткәрләре кабул итү кагыйдәләре, имтиханнарның исемлеге белән таныштырачак. Абитуриентлар белгечлекләр, белгечләрне әзерләү үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алачак. Аларга, үз чиратында, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге тудырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100