Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казыйлар талак буенча нигезләмә эшлиләр
Дин белгечләре утырышта талакның кайсы очракларда дөрес яки дөрес булмавын өйрәнгән.
(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Казанның Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды. Хәзрәтләр "Талак әйтелгәндә ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" Нигезләмәне эшләү буенча фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
"Татарстанның төбәк казыйлары никах мәсьәләләре буенча үз тәҗрибәләреннән чыгып сорауларын юлладылар. Очрашуда барлык төбәк казыйлары, Татарстанның баш казые киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты, ул шәригать китапларында хәнәфи мәзһәбе буенча аерылышуга (талак әйтүгә) кагылышлы сорауларга җаваплар ирештерде." дип язылган хәбәрдә.
Дин белгечләре утырышта Нигезләмәгә әйтелгән талакның кайсы очракларда дөрес яки дөрес булмавын өйрәнгән, шулай ук ЗАГСта теркәлү һәм аерылу буенча шәригать күзлегеннән бәя биреп, казыйлар Нигезләмәгә үз тәкъдимнәрен җиткергән.
Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, Казыят әгъзалары имамнарга никах һәм талак буенча таратылачак документларның хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнүен ассызыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз