Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казыйлар шурасында вәгазьләрне бары татар телендә генә алып бару мөмкинлеге искәртелде
Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсе комплексында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышы узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Бүген Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсе комплексында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышы узды. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итә.
Һәр айның икенче дүшәмбесендә уза торган чарада Кама буе төбәге казыятенә кергән районнар – Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре һәм районы, Тукай районы мөхтәсибләренең еллык хисаплары тыңланды, эш барышында чыккан сорауларына җаваплар бирелде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте юристы Айрат Билалов мәчетләрне теркәү, эш кәгазьләрен алып бару буенча хәзрәтләрнең сорауларына җавап бирде.
Казыйлар "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмә буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр, фикер алыштылар. Мөхтәсибләр шулай ук үзләренең кызыксындырган сорауларын казыйларга бирделәр, иң күп сораулар җеназа тәртипләре буенча булды. Казыйлар шурасында җомга вәгазьләрен бары татар телендә генә алып бару мөмкин булуы да кабаттан искәртелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз