news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан казые 2026 елда зәкят, фитыр сәдакасы һәм фидия күләмен атады

Казан казые 2026 елда зәкят, фитыр сәдакасы һәм фидия күләмен атады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән 2026 елда зәкят түләү өчен 940 000 сум (алтын буенча) күләмендә нисаб билгеләнде. Казан казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми секретаре Булат Мөбарәков ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме - 120 000 сум (көмеш буенча). Фитыр сәдакасының минималь күләме - 200 сум, ә зәкят түли алган кешеләр өчен 1200 сум тәшкил итә.

«Әгәр кеше вакытлыча ураза тота алмаса, ул аны Рамазан аеннан соң тулыландыра ала. Әгәр дә кеше беркайчан да ураза тота алмый икән, ул һәр көн өчен 450 сум фидия түли», – диде Мөбарәков.

news_right_1
news_right_2
news_bot