news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казметрострой» җәйгә метроның икенче тармагын сала башлауны планлаштыра

Подрядчы якын арада Мәскәүдән метро юлы салганда куллана торган саклагыч материал алырга җыена.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда метроның икенче тармагын быел җәйгә сала башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ»га «Казметрострой» АҖ башлыгы Марат Рәхимов хәбәр итте.

Хәзерге вакытта метрополитенның икенче линиясенең беренче участогында «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр әзерлек эшләре бара, электр энергиясе сузыла.

«Шушы көннәрдә мәйданчыкка Мәскәүдән саклагыч материаллар алып кайтабыз. Аңа бераз ремонт, әзерлек эшләрен башкарырга кирәк булачак. Боҗралар заводта әзерләнә, якынча 500 боҗра әзерләнгән инде. Җитәрлек запас кирәк булыр. 8 чакрым үтәргә кирәк, 500 метры гына әлегә әзер», - диде Рәхимов.

  • 2019 елдан 2021 елга кадәр Татарстан бюджеты Казан метрополитенын төзүгә ел саен 1 млрд.сум акча бүлеп бирәчәк. Моннан тыш, «Мега» сәүдә үзәге берничә ел элек, метро тармагы сәүдә комплексы яныннан узса, Казанда метро төзелешенә 1 миллиард сум акча салу тәкъдиме белән чыккан иде.

Метроның икенче тармагы 12 станцияне үз эченә алачак. Беренче булып дүрт станция төзеләчәк: «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» (Ломжа һәм Фучик урамнары киселешендә) һәм «Академик Сахаров урамы».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100