news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казметрострой” быел метроның икенче тармагын төзи башларга мөмкин

“Сахаров” метро станциясе төзелешенә 4-5 млрд сум акча таләп ителә.

“Казметрострой” быел метроның икенче тармагын төзи башларга мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Диана Авакян). “Казметрострой” АҖ быел Казан метросының икенче тармагын төзи башларга өметләнә. Бу хакта “Дубравная” станциясе ачылышында журналистларга компания башлыгы Марат Рәхимов сөйләде.

“Сахаров урамы районында төзелеш мәйданы әйләндереп алынган, тоннель комплексы ремонтына элементлар әзерләнгән. Бар да әйбәт булса, быел казый башлыйбыз. Сроклар финанстан торачак”, - диде Рәхимов.

Компания башлыгы сүзләренчә, “Сахаров” метро станциясе төзелешенә 4-5 млрд сум акча таләп ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot