Казиле мәктәп ишек алдын төрле хайваннар макеты бизи
Монтаж күбегеннән ясалган үрдәкләр макеты белән ясалма буа иң матур объект санала
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы районындагы Иске Казиле урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары җитәкчеләре Рузалия Хәсәнҗанова белән бергә мәктәп ишек алдында табигатьнең тере почмагы авторлары булган.
Хайваннарны фанерадан кисәргә аларга технология укытучысы Фаил Яруллин, ә аларны буярга сәнгать укытучысы Җәмилә Йосыпова булышкан. Нәтиҗәдә, мәктәп ишек алдын безнең җирлектә очраучы хайваннар макеты бизәгән. Шулай да, монтаж күбегеннән ясалган үрдәкләр макеты белән ясалма буа әлеге почмакның иң матур объекты санала, дип белдерә “Идел таңнары” басмасы.