news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казгражданпроект» Казанда 140 чакрымга якын озынлыкта велосипед юлы төзергә тәкъдим иткән

Татарстан башкаласында велоинфраструктураның гомуми бәясе 691 миллион сум тәшкил итә.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). «Казгражданпроект» институты» мцниципаль бюджет учреждениесе Казанда велосипед инфраструктурасын үстерү планын тәкъдим итте. «Татар-информ» агентлыгы редакциясендә шул хактагы документ бар.

Шәһәр велочелтәрен үстерү планы нигезендә, Казанда дүрт велосипед юлы расланган. Алар: Универсиада авылыннан циркка кадәр, «МЕГА» сәүдә үзәге янында, Универсиада авылы янында һәм Казан үзәгендәге Зур боҗра. Соңгысы Кремль яр буен һәм Горький паркын колачлаячак.

Документ нигезендә, Татарстан башкаласында велоинфраструктураның гомуми бәясе 691 миллион сум тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot