news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казгражданпроект» институтында - яңа җитәкчелек

Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Борһанов аларны шәһәр хакимияте аппараты киңәшмәсендә тәкъдим итте

1(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Башкарма комитеты күрсәтмәсе белән, 25 сентябрь көнне шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Эрнст Мавлютов вазифаларыннан азат ителеп, икенче эш урынына күчерелү тәртибендә, «Казражданпроект» институты генераль директорының беренче урынбасары итеп билгеләнде.

Шул хакта бүген шәһәр комитетлары һәм идарәләре башлыкларының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Борһанов игълан итте. «Казгражданпроект» институты» ААҖнең генераль директоры итеп  директорлар Советы тарафыннан әле 8 сентябрьдә генә сайлап куелган Алексей Ильин белән коллегаларын таныштырып, аның соңгы дистә елдан артык вакыт дәвамында «Нефтехимпроект» директоры булып эшләгәнлеген белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100