Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казэнерго» белгечләре Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен җылыту сезонына әзерләячәк
«Казэнерго» АҖ белгечләре Татарстанның шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә килде. Алар социаль инфраструктура объектларын җылыту сезонына әзерләү буенча эш планын билгеләячәкләр. Мондый йөкләмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин бирде.
Татарстан энергетиклары урындагы белгечләр белән берлектә Рубежноеда торгызыла торган объектларда җылылык челтәрләренең һәм эчке җылыту системаларының хәзерге торышын тикшерделәр, шулай ук объектларның техник документациясен өйрәнделәр.
Хакимият вәкилләре очрашуында җылылык чыганакларын гамәлдәге электр челтәрләренә һәм газүткәргечләргә тоташтыру турында фикер алыштылар. Шулай ук котельныйларны урнаштыру урыннары билгеләнде һәм кирәкле җиһаз төрләре сайланды.
«Казэнерго» АҖнең баш инженеры Юрий Никоноров карарларны әзерләгәндә җылыту сезоны алдыннан проектны гамәлгә ашыру тизлеге өстенлекле булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз