news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда һәр өченче гаилә балаларын укыту хакына ремонтны кичектерергә әзер

Казанда сораштыруда катнашкан гаиләләр баласын укыту хакына финанс планнарын үзгәртергә әзер. Үз акчалары җитмәсә, ата-аналарның 42 проценты туганнарыннан яки дусларыннан акча алып торачагын, 26 проценты җыйган акчасын тотачагын әйткән. 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр арасында үткәрелгән «Альфа-Деньги» тикшеренүендә шул хакта әйтелә.

Еш кына ата-аналар баланың спорт яки иҗади шөгыльләре өчен чыгымнарның башка маддәләрен киметергә әзер – сораштыруда катнашучыларның 31 процент шундый вариантны сайлаган. Тагын 25 проценты имтиханнарга әзерләнү һәм университетка керү чыгымнарын арттырырга риза. Респондентларның 15 проценты - репетитор белән шөгыльләнү, 10 проценты тел курслары хакына гаилә бюджетын яңадан карарга әзер.

Шул ук вакытта, кыйммәтле белем бирү Казан гаиләләренең төп өстенлекләре исәбенә керми. Сораштыруда катнашучыларның 9 проценты - баланы башка шәһәрдә яки илдә укыту, 4 проценты шәхси мәктәптә укыту хакына калган чыгымнарны киметергә әзер. Тагын 3 проценты белем бирү сәфәрләрен һәм лагерьларны атаган. Ата-аналарның өчтән бере диярлек – 29 проценты - баланы укыту чыгымнары агымдагы гаилә бюджетына кертелергә тиеш, дип саный.

Әгәр дә белем алуга өстәмә чыгымнар кирәк икән, ата-аналар беренче чиратта башка зур чыгымнарны кичектерергә әзер. Әйтик, 30 проценты - ремонтны яки торак сатып алуны кичектерергә, 24 проценты – ялга һәм сәяхәткә чыгымнарны киметергә, 20 проценты автомобиль сатып алуны кичектерергә мөмкин.

Тагын 10 проценты - күңел ачулар, рестораннар һәм кафеларга, 7 проценты яңа техникага һәм мебельгә азрак акча сарыф итәргә әзер. Шул ук вакытта, респондентларның 18 проценты баласын укыту хакына башка чыгымнардан баш тартырга әзер түгел.

Якыннарның ярдәме акча җитмәгәндә иң киң таралган вариант булып кала. Ата-аналарның 42 проценты туганнарыннан яки дусларыннан акча алып торырга әзер. Тагын 26 проценты тупланмалардан файдаланачак, ә 23 проценты белем бирүнең уңайлырак вариантын табарга тырышачак.

Һәр унынчы респондент өстәмә эш табарга әзер.

Сораштыруда катнашкан ата-аналарның күбесе Россиядә мәктәп белеме түләүсез булып калырга тиеш дип саный. Респондентларның 55 проценты шушы позицияне яклый. Тагын 30 процент төп белем түләүсез бирелергә тиеш, ә өстәмә мөмкинлекләр түләүле булырга мөмкин, дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot