news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Уральск шәһәрендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алганнар

26 апрель көнне Казахстанның Уральск шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Бу чара Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Казахстан Халык ассамблеясы, Россия Федерациясенең Уральск шәһәрендәге Генераль консуллыгы ярдәме белән оештырылган.

«Традиция буенча, татар мәдәнияте үзәге Тукайны искә алу һәм иҗатын популярлаштыру буенча чаралар үткәрә. Чәчәк салуда Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе вәкиле Мидхәт Камбетов, «Иске Уральск» музее директоры Геннадий Мухин, рус мәдәнияте үзәге рәисе Сергей Быков катнашты.

Бәйрәм чарасын татар мәдәнияте үзәге рәисе Флюра Миликеева, «Ак калфак» клубы җитәкчесе, татар якшәмбе классы укытучысы Галимә Ваганова алып барды.

23 апрельдә Г.Тукай музеенда, татар мәдәнияте үзәгендә 80 нән артык укучы сәнгатьле уку бәйгесендә катнашты. Финалистларны шагыйрь һәйкәле янында бүләкләделәр. Укучылар тагын бер кат һәйкәл каршында шигырьләрен укыды. Бәйрәм кунаклары һәм «Ялкын» фольклор группасы «Туган тел» җырын башкарды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100