news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанның Семей шәһәрендә шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл булдырырга уйлыйлар

Казахстанның Семей шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл куярга уйлыйлар. Хәзер бу мәсьәлә өйрәнелә, дип хәбәр итте Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыев. 

«Күптән түгел без Күкчәтауга Муса Җәлил һәйкәле ачылу тантанасында булдык. Семей шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәлен куярга мөмкин булган урында булдык. Шәһәр хакимияте ярдәм итәр дип ышанабыз. Билгеле, барлык протокол чараларын үтәргә кирәк. Ләкин һәйкәлне ачу – тарихка һәм халыкларга зур хөрмәт», - диде Шәйхразыев .

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot