news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанның Семей шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабан туе була

Казахстанның Семей шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабан туе була
Фото Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәтеннән

10 сентябрьда Казахстан Республикасы Семей шәһәренең «Бейбитшилик» утравында I Иртыш буе Халыкара Сабан туе узачак. Аңа Россиянең Иртыш елгасында урнашкан барлык шәһәрләреннән дә күпсанлы татарлар чакырылган.Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Семей шәһәре I Иртыш буе Халыкара Сабан туен уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмады. Чөнки Семипалатинск – казах даласында татарлар иң күп яшәгән шәһәрләрнең берсе, ә Иртыш елгасы исә Казахстан, Россия һәм Кытайны тоташтырган мөһим сәүдә юлы. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023 елда бәйрәм уздыру эстафетасын Иртыш елгасы буенча урнашкан Россия шәһәрләренең берсе– Тобольск яки Омск һәм Павлодар, Усть-Каменогорск, Казахстан Республикасы татарлары кабул итә алачак.

Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Актаныш муниципаль районы беркетелде.

«Бейбитшилик» утравына 3 меңнән артык кунак җыелыр дип көтелә. Актаныш муниципаль районыннан Казахстан Республикасына 170 мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе киләчәк. Биредә татар утарын урнаштырып, татар халкының ничек тормыш иткәне күрсәтеләчәк. Шулай ук 1000 литрлы зур казанда татар һәм казахларның иң яраткан ризыгы-шурпа пешерү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot